menu

VII бөтендөнья әдәби татар марафоны #әдәбимарафонга йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы Казанның УНИКС концерт залында үтте. Аңа Лаеш районында яшәүче татар әдәбиятын яратучыларны да чакырдылар.

Проект квартал саен үткәрелә, җиденче #әдәбимарафон татар китап басмаханәсенең 100 еллыгына багышланды.

Белешмә өчен:

 #Әдәбимарафон проекты анда катнашучыларда файдалы гадәт – китап уку формалаштыра.

-Катнашучылар өч атна дәвамында татар әдәбиятын, журналлар укырга тиешләр. Аннан әле генә укыган әсәрдән аеруча ошаган өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән Вконтакте социаль челтәренә марафон битендә урнаштыру кирәк, - дип аңлатып үтә проектта катнашучы Резеда Сибатова. – Яхшы гадәтләр 21 көндә формалаша дигән фикер бар, шуңа күрә вакытның шушы арасы сайланган.

Соңгы кварталда 1100дән артык кеше катнашты.

Марафон шунысы белән дә яхшы, кулга китап алу гадәте генә барлыкка килми. Кешеләр бу файдалы шөгыль өчен вакыт табарга өйрәнәләр ... Читать дальше »

Просмотров: 365 | Добавил: angel | Дата: 27.05.2019 | Комментарии (0)