menu

20:12
Татарча укыйбыз һәм язабыз

VII бөтендөнья әдәби татар марафоны #әдәбимарафонга йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы Казанның УНИКС концерт залында үтте. Аңа Лаеш районында яшәүче татар әдәбиятын яратучыларны да чакырдылар.

Проект квартал саен үткәрелә, җиденче #әдәбимарафон татар китап басмаханәсенең 100 еллыгына багышланды.

Белешмә өчен:

 #Әдәбимарафон проекты анда катнашучыларда файдалы гадәт – китап уку формалаштыра.

-Катнашучылар өч атна дәвамында татар әдәбиятын, журналлар укырга тиешләр. Аннан әле генә укыган әсәрдән аеруча ошаган өзекләрне #әдәбимарафон хэштегы белән Вконтакте социаль челтәренә марафон битендә урнаштыру кирәк, - дип аңлатып үтә проектта катнашучы Резеда Сибатова. – Яхшы гадәтләр 21 көндә формалаша дигән фикер бар, шуңа күрә вакытның шушы арасы сайланган.

Соңгы кварталда 1100дән артык кеше катнашты.

Марафон шунысы белән дә яхшы, кулга китап алу гадәте генә барлыкка килми. Кешеләр бу файдалы шөгыль өчен вакыт табарга өйрәнәләр, яңа дуслар белән танышалар. Моннан тыш татарча укырга һәм хаталарсыз язарга өйрәнәләр. Кешенең күп укыган саен грамоталы язуы билгеле.

-Бу марафонда Россиядән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан, Омск өлкәсе һәм Пермь краеннан, Санкт-Петербург, Ижевск, Сургут, Яңа Уренгой һәм хәтта Австралиядән онлайн-файдаланучылар да булды, - дип өсти Резеда Гыйниятовна.

Лаеш районыннан анда Имәнкискәдән язучы Гүзәл Галләмова һәм педагог-китапханәче Кәүсәрия Гаянова, Державино китапханәчесе Әлфия Шәвәлиева, мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Шәвәлиева, Лаеш пенсионеры Резеда Сибатова, Рузилә Вагыйзова (Кече Елга), Резида Волкова (Никольский), Хәерби авылыннан укырга яратучылар Кадрия Хурамшина һәм Гөлчәчәк Галиева, шулай ук Имәнкискә мәктәбе укучылары: Сөмбел Габдуллина, Дилә Мингалиева, Зилә Хафизова, Миләүшә Хафизова һәм Алинә Шәймөхәммәтова катнашты.

Аларның барысы бөтендөнья әдәби проекты #әдәбимарафон финалына чыгучылар буларак билгеләп үтелде.

Киләсе этап укучылар өчен тәгаенләнә. Ул 15 июльдә башлана. Катнашыгыз! Җиңегез! Туган телебезне өйрәнегез һәм яратыгыз!

Просмотров: 361 | Добавил: angel | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar