11:45 Аллаһыма рәхмәтлемен, Кеше булып кала белдем... |
Аллаһыма рәхмәтлемен, Кеше булып кала белдем... Ул каршындагы рәсемгә караган да уйга баткан. Рәсемнән яшьлек матурлыгы, бәхете ташып торган мөлаем кыз карап тора. 18 яшь, кеше гомеренең иң матур чагы. Яшәгән саен яшисе, эшләгән саен эшлисе килә торган вакыт. Шушы матур мизгелдә бу кызның күз алдына ул күрәчәк тормыш авырлыклары килмәгәндер, мөгаен. Ләкин әле хәзергә барысы да алда. Бүгенге көндә дә төшләренә кереп аптыраткан вакыйгаларга кадәр әле сөясе һәм сөеләсе, тырыш хезмәтенең рәхәтен күрәсе, балалар үстерәсе бар. Сугыш башлаганда ул, 22 яшьлек хатын, җиң сызганып колхозда сыерлар сава. Авырлыклар булмаган түгелдер, булгандыр—гаилә бәхете, тигезлек аны җиңеләйтә... Ире фронтка китә, ул әнисе, яшь ярымлык Фәйзрахманы белән торып кала. Инде фермада түгел, авылда да ир-атлар бетеп бара, менә ферма мөдире булып эшләгән Хәмәтша абыйны да фронтка озаталар. Яшьлек дәрте ташып торган, бернинди эштән дә курыкмаган Зөһрәгә дә ферма мөдире булып калудан башка чара калмый. Мондый адымга билгеле, шул көннәрдә генә йөрәген телгәләгән, иренең һәлак булуы турында килгән кара кәгазь дә сәбәпче булгандыр. “Булдырам, фашистларга үч итеп булдырам”,- дип башлый ул эшен. Һәм авылдашлары алдында аның йөзе кызармый. Ләкин теләк бер әйбер, әле бит мөмкинлек тә кирәк. Кышлык азык ерак басуда, кар астында, ә аяк өсте йөри алырлык халык- барысы да окоп казуда. Ничек кенә тырышмасыннар алар, ләкин азык җитмәү үз эшен эшли. Берничә сыер хәлсезләнә, күп тә үтми, үлә. Менә шушыннан башлана инде аның авыр көннәре. Аны судка бирәләр. “Син корткыч, эшеңә салкын карагансың, терлекләр үлүгә юл куйгансың, син- халык дошманы”,- ди аңа судья. Бу сүзләр әле дә аның йөрәген телгәли. “Ничек инде ул, бала анасы, солдатка, халык дошманы булсын, ди. Өч ел буе тырышып йөрүләре юкка булдымы икәнни?” Прокурорның сүзләре дә йөрәгенә утлы хәнҗәр булып кадала. Суд карарында аның гаепле булуы һәм хөкем ителүе әйтелә. Аңа соңгы сүз бирүче дә, гаеплеме икәнен сораучы да булмый. Эшен яңадан карауны таләп итү дә нәтиҗә бирми. Судтан ук кулга алмыйлар, өйгә кайтырга, саубуллашырга мөмкинлек бирәләр. “Мин өйгә кайттым да, елыйм да елыйм. Ирем сугышта үлде, мине төрмә көтә, балам, карт анам нишләрләр? Тормышның авыр йөге аларны измәсме?” “Сиңа, кызым, 3-4 ел биргәннәр. Түзәрбез, нык бул”,- диде әни. Мин инде соңыннан, төрмәгә утыргач кына белдем бу өч-дүрт елның никадәр икәнен,”—ди Зөһрә апа. 26 июньдә аны Лаешка җибәрәләр, аннары—төрмәгә. - Әле дә күз алдымда, бер караңгы бүлмәгә төртеп керттеләр, монда миннән башка тагын өч хатын-кыз. Берсе минем авылдаш булып чыкты. Дүрт сәке, бер өстәл, идәндә өсте каплаулы чиләк. Бүлмәдән беркая да чыгармыйлар, чиләк тә шуның өчен икәнен аңлаттылар. Менә ишек ачылды, безгә кайнаган су керттеләр, үзебез белән юлга алган ризыкларыбыз белән тамак ялгадык. Инде төн якынлашкан, йокларга куштылар. Мин үз сәкемә яттым һәм йокыга китәргә тырыштым. Өйдәге гадәт буенча, йокы аралаш улымны капшап эзли башладым һәм таба алмагач, уянып киттем. Үземнең кайда икәнлегем, алдагы тормышым, улымны, әниемне күрә алу-алмау турындагы уйлар йөрәгемне телгәләде. Үксеп-үксеп, бәргәләнә-бәргәләнә: “Улым, бәгърем, ник мин монда соң?”—дип өзгәләндем. Бүлмәдәш хатыннарга рәхмәт, нәрсә эшләгән булыр идем, алар юаттылар. “Бәргәләнмә, өзгәләнмә, улың, әниең өчен сакла, исән-сау кайтып аларны күрер өчен әле сиңа бик күп тырышырга кирәк булыр”,-диделәр. Әле бу, чыннан да, төрмә булмаган икән... Шушы урынга җиткәч, ул күзләрен тәрәзәгә төбәде, әллә күзләренә тулган яшьне күрсәтәсе килмәде, әллә инде уйлары шул ерак елларга күчте. “Безне алып китәргә дип, терлек ташу өчен яраклаштырылган машина арбасына “төяделәр”. Озатучылар арасында мин кечкенә Фәйзрахманым белән әниемне күреп алдым. Улым миңа, мин улыма таба сузылдык, ләкин конвойның дорфа этүеннән мин артка чайкалдым. “Балаң бар икән язылган, ләкин алу турында сүз юк”,- дип, ул минем соңгы өметемне дә өзде. Кемдер, җәлләп күрәсең, балама йомырка сузды. Бала-бала инде, минем кая һәм күпмегә китәсемне ничек аңласын соң, машина кузгалганда ул инде шатланып йомырка ашый иде. Шушы күренеш мине дүрт ел буе эзәрлекләде, һәр төшемдә мин улыма таба сузылам, ләкин ниндидер явыз куллар аны миннән аера. Инде моның төш икәненә дә ияләштем, ләкин шушындый гына булса да күз алмам- балам белән очрашуга чиксез канәгать идем. Күңелемне юатучы бердәнбер нәрсә, ул да булса улымның ышанычлы кулда, әнием янында калуы булды. Кош теле кадәр генә дә хәбәр алышу мөмкинлеге булмау үзәкне өзде. Исәнме алар, ач-ялангач түгелләрме,- нинди генә авыр вакытларымда да алар истән чыкмады, икесе дә минем өчен иң кадерле кешеләр иде бит... Төрмәдә ул дүрт елга якын утыра, анда күргәнннәрен искә төшергәндә ул беркемне дә гаепләми, заманы шул булгандыр, ди. Япь-яшь килеш бер ел буе урман кисү таза-сау ир-егетләргә дә авыр булыр иде, ә ул түзә. Чөгендер суына да, бер кисәк икмәкне көн буена “сузарга да” “өйрәнә” ул. Түзем, тырыш хатынны җиңелрәк эшләргә йөртә башлыйлар: тегү цехында пальтолар тегә, ашханәдә ярдәмче булып эшли. Ләкин бу якты көннәр озакка бармый. Калын табанлы агач башмаклар киеп, ат чанасыннан да авыррак чаналар белән агач шпаллар ташыйлар: аларны “тройкалар” дип атыйлар, чөнки һәр чанага өчәр кеше җигелгән була. Урманга үз аякларында килгән кайберәүләр, кайтканда, мәет булып, шпаллар арасында кайта. Берчак шулай, берничә хатынны, шул исәптән Зөһрә апаны да бәрәңге сортларга алып китәләр, анда да тоткыннар эшли. Конвой күрмәгәндә, тоткыннар чи бәрәңге кимерәләр. Яхшы эшләгәннәрне ашханәгә эшкә алып торалар, монда ашау ягы азмы-күпме рәтләнә. Бу берничә тапкыр кабатлана. “Без пешкән бәрәңге, чөгендерләр әрчи идек. Күрәсең, ашка шулай салганнардыр. Әрчегәндә калынрак әрчибез, чөнки ишек төбендә, ашханә чүплеге янында безнең кебек үк тоткыннар, чүп ташлаганны көтеп торалар. Берничә минуттан без түккән чүптән бер бөртек тә калмый иде,”—дип исенә төшерә ул. Ул эштән курыкмый. Төрмәнең ярдәмче хуҗалыгы төзелә, Зөһрә апа, беренчеләрдән булып, шунда эшләргә теләк белдерә. Аңа 10 сыерны ышанып тапшыралар, ул аларны ашата-эчертә, сава. Җан сөйгән эш аңа киләчәккә өметен арттыра. Ул инде ышаныч казанган кайбер тоткыннар кебек конвойсыз эшли. Ирек, тормыш, якын киләчәк аның күңелен ашкындыра. 1945 ел. Җиңү килә. Яхшы эшләгән тоткыннар амнистиягә эләгә, алар арасында безнең Зөһрә апа да була. Ниндидер кәгазьнең килеп җитмәве аркасында, ул тагын шушы ярдәмче хуҗалыкта эшли. Тоткын да, тоткын да түгел. Амнистиягә эләктем, котылдым, дип уйлаган Зөһрә апа әле тагын ике елдан артык, бюрократларга өметләнеп, кәгазь көтә. Ирекле булсаң да, хуҗалыктан читкә китәргә ярамый. Тырыш хезмәт үзенекен итә, ике елдан соң, срогын тулысынча тутырып, ул туган авылына кайтып төпләнә. Әйткәнемчә, беркемне дә гаепләми, ул, рәнҗеми. “Вакыты шундый иде, ләкин мин үземне каһәрләмим. Туган авылымда ничек эшләсәм, анда да нәкъ шулай тырышып хезмәт иттем. Нәрсә генә эшләсәм дә, үземнең Җиңүгә керткән өлешемне күз алдына китереп, күңелем сөенә иде. Кешене урыны бизәми бит, эшләгән эше бизи, мин беркайда да, беркайчан да сынатмадым”,- ди дә, саргаеп беткән мактау кәгазьләрен, сөякчел куллары белән яратып сыпырып, берәм-берәм күрсәтә башлый. Менә парадокс, менә гаҗәп: берничә мактау кәгазе төрмә начальнигы кулы куелган һәм рәхмәт сүзләре язылган. Алда әйткән сүзләрен дәлилләр өчен моннан да яхшырак нинди фактлар кирәк тагын! Хәсрәтле, авыр еллар турында булса да бу истәлекләр, тарих белән очрашкандай, аның йөзе уйчанлана, шул ук вакытта яктырып китә. Кайда гына, нинди генә шартларда булса да, үзенең Кеше дигән бөек исемне лаеклы йөртүе белән хаклы горурлана ала минем авылдашым Зөһрә апа! Кызганыч, ул инде безнең арабызда юк, ләкин без, аның авылдашлары, аны һәрвакыт күңелебезнең түрендә саклыйбыз!
|
|
Всего комментариев: 0 | |