menu

Замана китапханәчесе китап кына биреп тормый
24.02.2020, 19:42

-Кәүсәрия Гаязовна, сезнең проектның асылы нидә һәм аны яклау ничек үтте?

-Икенче турда катнашу өчен 500 гаризадан 50 се сайлап алынды. Минем секциядә сигез сайт тәкъдим ителде, шул исәптән - минеке дә. Мин "Авыл мәктәбе китапханәсендә инновацион технологияләр куллану" проектын якладым. Кагыйдәләр буенча анда 75%тан ким булмаган яңа, файдаланылмаган мәгълүмат булырга тиеш иде, бу коллегалар яңалыкны үз практикаларында куллана алсын өчен кирәк. Яклаганда җиде слайдтан торган тәкъдир итү күрсәттем, эшнең максатлары турында, проекттан нәрсә көтүемне сөйләдем. Мин тест сорауларын автоматлаштырдым, аның нәтиҗәсендә онлайн тест үткәрү мөмкин булды һәм шунда ук теләсә кайсы фән буенча үзеңнең белем дәрәҗәсен белеп була, педагогикаданмы яки математикаданмы - барыбер.

Сайтка керүче 90% ка якын кеше эзләгән нәрсәләрен тапты һәм аңа югары бәя бирде. Ике ел эчендә монда 600 дән артык кеше кергән. Ә бу яхшы күрсәткеч. Сайтның картасы файдалану өчен бик уңай дип исәплим. Мәсәлән, рус теле укытучысы бер төймәгә басу белән үзен кызыксындырган мәгълүматлар тупланган мөмкин булган барлык сайтларга сылтамаларга чыга ала.

Шулай ук минем эшем белән кызыксынган жюри сорауларына җавап бирергә туры килде.

Эштә ярдәм итүче конкурсларда һәрчак катнашырга тырышам. Алар бит миңа бернинди матди ярдәм бирми, әмма миңа эшемдә булышалар. Моны үзем өчен, укытучылар, укучылар өчен эшлим. Миңа яңалык ачу, үземне сынап карау һәм тәҗрибәмне башкалар белән уртаклашу кызык.

-Сез үз тәҗрибәгезне ничек таратасыз?

-Заманча белем бирү процессында 200 гә якын инновацион программадан файдаланырга була. Мин 50 дән артыгын үзләштердем. Мәгълүмати-методик үзәкнең ресурслар белән тәэмин итү буенча методисты Кадрия Хөсәенова инициативасы белән педагог-китапханәчеләр семинарларында осталык сәгатьләре үткәрәм. Әлеге программаларга адым арты адым күрсәтмәләр бирәм. Аларны котлау открыткалары, тәкъдир итүләргә шаблоннар, китапханәләр өчен символикалар ясарга өйрәттем. Хәзер китапханәчеләр онлайн китап күргәзмәләре үткәрәләр, үз сайтларын булдыралар. Габишево мәктәбе китапханәчесе Анна Кахраман да быел конкурста катнашты. Тәҗрибәмне Интернет аша да таратам. Әгәр минем үземдә сораулар туса, аларга җавапларны эзләү системасыннан табарга тырышам. Башта үзем үзләштерәм, аннан соң башкаларга күрсәтәм.

-Заманча мәктәп китапханәчесе эшчәнлегенең юнәлешләре ниндиләр?

-Безнең беренче бурыч - мәктәпләрне дәреслекләр белән 100% тәэмин итү. Бу килеп чыга. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән республиканың барлык мәктәпләрендә ике ел инде яңа "Уку әдәбиятының электрон фонды" (ЭФУЛ) программасы кертелде. Аңа Татарстанның барлык мәктәп китапханәләрендәге барлык уку китаплары кертелгән. Җәй буе китапханәчеләр электрон китапханә фондын тутырдылар. Һәм хәзер без кайсы мәктәптә нинди китаплар бар икәнен, бездә җитешмәгән дә-реслекләрне кемнән алып торып булуын күрәбез. Быел без китапларны Балык Бистәсе, Арча, Яңа Чишмә районнарыннан, Габишево, Лаеш, Олы Кабан, Урта Девятоводан алып кайттык. Кайдадыр барлыгы 28 экземплярны ЭФУЛ буенча таптым. Бу система әти-әниләр өчен дә уңайлы. Мәсәлән, гаилә Казаннан Имәнкискәгә күчәргә уйлады ди. Әтиләр һәм әниләр безнең мәктәптә нинди дәреслекләр буенча укуларын һәм аларның бездә бармы икәнлеге белән кызыксына ала. Мондый программа бары Татарстанда гына эшли.

-Әгәр китапханәдә кирәкле китаплар булмаса?

-Безнең китапханәдә кирәкле әсәр юк икән, аны Интернеттан табам һәм балаларның шәхси битләренә күрсәтмә җибәрәм, аларны кайда табарга һәм укырга мөмкинлеген күрсәтәм. Кайвакыт бик кирәк өзекләрен принтерда бастырып алам. Бу бик җайлы. Хәзер, кызганычка каршы, аз укыйлар. Әгәр мин үз вакытында өй, мәктәп, район китапханәләрен укып чыксам, хәзерге укучылар өзекләр белән эш итүгә өстенлек бирә.

-Китапханәче педагог-китапханәчедән нәрсә белән аерыла?

-Соңгы елларда мәктәп китапханәләренә мөнәсәбәт үзгәрде. Элек китапханәче дәреслек һәм әдәби китаплар бирү белән генә шөгыльләнә иде. Хәзер укучылар бөтенләй башка сораулар белән киләләр.

Китапханә дәресләре үткәрәм, каталогтан файдаланырга өйрәтәм. Авыл мәктәбе кечкенә, без барлык балаларны да беләбез. Аларны нәрсә кызыксындыруыннан, нинди кичерешләр белән яшәүләреннән хәбәрдар. Китапханәгә серләрен уртаклашырга да, борчуларын сөйләргә дә киләләр. Шуңа күрә "китапханәче" сүзенә "педагог" сүзе өстәлгән дә инде. Әмма бу зур җаваплылык та. Сүз уңаеннан, бу вазифага бары педагогик яки китапханәче югары белем белән генә алалар. Быел өч педагог-китапханәче аттестация уза. Күптән түгел алар онлайн тест үттеләр һәм иң күп балл җыйдылар. 29 октябрьдә Габишево урта мәктәбендә Татарстан мәгарифне үстерү институтының квалификацияне күтәрү курслары тыңлаучыларының күчмә семинары булды. Аны тыңлаучылар мәктәп китапханәчесенә дә, тулаем район китапханәчеләре методик берләшмәсе эшенә дә югары бәя бирделәр.

Категория: Мои файлы | Добавил: angel
Просмотров: 108 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar